Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәхнә

Салаватның бэк-вокалисткасы Гөлназ Муллахмәтова: «Әнисез балачагым өчен әнигә үпкәләмим»

Бэк-вокалда торучы кызлар – Салават Фәтхетдинов концертларының аерылгысыз өлеше

Бэк-вокалистлар итеп кемнәрне алалар? Кызларның эш режимы нинди? Җырларга бэкларны кем сайлый? «Интертат»ка бу хакта, бәйнә-бәйнә, Салават Фәтхетдиновның бэк-вокалисткасы Гөлназ Муллахмәтова сөйләде.

Язмышы җиңелләрдән булмаса да, Гөлназ – бик ачык, шат күңелле кыз. Уйлаганын шунда ук әйтеп бирә. Аралашу вакытында аның тиктормас характерлы, максатларына омтылучан, үҗәт икәнлеге дә сизелеп торды.

«Бюджетка эләксәм – укырмын, эләкмәсәм, кайтып китәргә туры килер»

Гөлназ, сүзне танышудан башлыйк. Сез кайсы яклардан? Ничә яшьтән җырлыйсыз?

Мин үзем Башкортстанның Балтач районы Сәйтәк авылында туып-үстем. Кечкенәдән үк җырларга яраттым. Минем әтием дә матур җырлый, Балтач мәдәният йортында эшли, җырлар да яза. Әмма аның өчен җырлау – ул хобби кебек кенә, төп һөнәре буенча әтиебез – табиб. Ә менә сеңлем белән мин сәнгать юлыннан киттек. Сеңлем хәзер Мәскәүдә опера җырчысы булырга укый.

Әти икебезне дә 9 яшьтән сәнгать мәктәбенә укырга бирде. Аннан соң юлымны Уфадагы сәнгать училищесында дәвам итәргә ниятләгән идем. Ләкин соңга калдым. Бәлки, «блат» буенча да алганнардыр, мин укырга керәм дип килгәндә, училищеда укыячак абитуриентлар исемлеге әзер иде инде.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/salavatnyn-bek-vokalistkasy-golnaz-mullaxmatova-anisez-balacagym-ocen-aniga-upkalamim-5870862

Фото – Гөлназ Муллахмәтованың шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев