Резидә Шәрәфиеваның сеңлесе: «Мин яшим, мин җырлыйм», дип яшәде
«Чулпан» мәдәният үзәгендә Резидә Шәрәфиева белән хушлашу мәрасимендә сеңлесе Дилбәр апасының соңгы көннәргә кадәр биршмәве, яшәргә теләве турында сөйләде
«Бик зур планнар белән яшәде. Соңгы көннәрендә дә 60 яшьлек юбилеена сценарий язды. Җырларга, шигырьләргә заказ бирде, матур күлмәкләр эзли башлады. Искиткеч көчле кеше булды. «Авыртамын, китәмен», - димәде. – «Мин яшим, мин җырлыйм», - дип яшәде», - диде ул.
Ул шулай ук апаларының һәрвакыт алар өчен терәк, ярдәмче, киңәшче булып торуын да ассызыклады.
«Безнең Резидә иң зур бала, иң зур терәгебез булды. Без аның сүзеннән беркайчан да чыкмадык: ярдәм итте, киңәшләр бирә иде, бөтен тормышыбызны ул алып барды дияргә була. Шушы олы юлга озатырга килгән дусларына, тамашачыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Җылы сүзләрегез, апамны яратканыгыз өчен рәхмәт (елый). Шундый кайгы сезнең гаиләләрегезгә килмәсен», – дип йомгаклады ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rezida-sarafievanyn-senlese-min-yasim-min-yrlyim-dip-yasade-5907970
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев