Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәхнә

Марат Яруллин: «Минем бер тапкыр һәм мәңгелеккә өйләнәсем килә»

«Интертат» татар эстрадасының иң популяр буйдагы Марат Яруллин белән интервью тәкъдим итә

- Бүген яңгырлы һава торышы, бу – кәефегезгә ничек тә булса тәэсир итәме?

- Юк, яңгыр кәефемә берничек тә тәэсир итми, тик кояш булса, барыбер күңеллерәк инде. Шулай да, мондый яңгырлы һава торышының яшьләр әйткәнчә, үз «вайб»ы бар.

- Җәегез ничек үтте, кайларда ял итеп кайттыгыз?

- Җәй күзгә дә күренмәде. Һаман да эш, нәрсәдер артыннан куу. Һәр иртә-кич «акыллы» колонка Алисадан: «Урамда нинди һава торышы?» – дип сорыйм. Кичә бу колонка миңа: «Иртәгә көне буе яңгыр булачак, 16 градус», – диде. Минәйтәм, көз җитте инде.

Җәй көне алай әллә ничек ял итеп булмады да. Безнең, концерт турын тәмамлагач, шундый бер традиция бар – абый белән икәү ял итәргә барып кайту. Быел машинада берничә көнгә Дагыстан якларына барып килдек. Әле Таиландта да булдык, тик ял бары җитмәде кебек. Хәзер инде беркая да барып булмый, чөнки концерт сезонына әзерлек бара, сулыш алырга да вакыт юк.

- Сезгә абыегыз белән бер төркемдә эшләү авыр түгелме?

- Күп кеше, туганнар белән эшләү авыр, дип әйтә шул. Бәлки, шулайдыр. Тик безгә әти-әни дөрес тәрбия биргән, бергә эшләргә авыр түгел. Алай да, эш булгач, төрле көннәр була, кайвакыт эш буенча аңлашылмаучанлыклар да килеп чыккалый. Ә болай тормышта, Аллаһка шөкер, безнең мөнәсәбәтләребез бик әйбәт, күз тимәсен.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/marat-yarullin-minem-ber-tapkyr-ham-mangelekka-oilanasem-kila-5874996

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев