Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәхнә

Чаллы татар драма театрында Минтимер Шәймиев турында спектакль куелачак

Бу хакта «Челнинские известия» театрның сәнгать

5 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында 36 нчы сезон ачылачак. Бу хакта «Челнинские известия» театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка сылтама белән хәбәр итә.

 

«Театрда «Монда шундый эш» проекты өстендә эшне дәвам итәбез. Чикләрне киңәйтәчәкбез. Яңа сезонда җырчы Хәйдәр Бигичев, композитор Сара Садыйкова, рәссам Әхсән Фәтхетдинов кебек иҗади шәхесләр турында да, Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхесләр – республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында да сөйләрбез», – дип уртаклашты Олег Кинҗәгулов.

Театрда сезонны Әмир Камалиевның «Әлепле әртисләре» пьесасы буенча куелган «Галиҗәнап Әртисләр» спектакле белән ачалар. Октябрьдә Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән...» повесте буенча спектакль премьерасы була.

Быел 21 декабрьдә театрга 35 ел тула. Театрның туган көненә «Ак үрдәк» неодрамасы куелачак. Пьесаның авторы-драматург Равил Сабыр. Ул Чаллы тамашачысына Фаил Ибраһимов куйган «абаганың ачы җимешләре» пьесасы буенча билгеле.

Спектакльне режиссерлар Зөлфәт Закиров, Олег Кинҗәгулов, Зөлфия Галиуллина, Марсель Мөсәвиров, Фирдүс Сафин эшләячәк.

2025 елның 21 декабрендә театрга 35 ел тула. Театрның туган көненә «Ак үрдәк» неодрамасы куелачак. Пьесаның авторы - драматург Равил Сабыр. Ул Чаллы тамашачысына Фаил Ибраһимов куйган «Абаганың ачы җимешләре» пьесасы буенча билгеле.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cally-tatar-drama-teatrynda-mintimer-saimiev-turynda-spektakl-kuelacak-5908898

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев