Әлфинә Әзһәмова Андрей Малаховта кунак булган: «Башта ышанмадым, мошенниклар дип уйладым»
Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова «Интертат» хәбәрчесенә куанычы турында сөйләде
Ул Андрей Малахов белән аралашкан, «Россия -1» телеканалында чыга торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкән.
Тапшыруга чакыру артистка көтмәгәндә-уйламаганда килеп төшә.
«Бер көнне телефоныма шушы тапшыруның мөхәррирләреннән шалтырату килде. Башта ышанмадым. «И, мошенниклар шалтыратадыр инде, нинди Малахов», – дип, телефонны сүндереп куйдым. Болар да бирешми – яңадан шалтыраталар. Бу юлы видеоэлемтә аша сөйләшергә булдылар. «Сезнең җырлауны ошаттык та тапшыруга чакырырга булдык», – диләр. Шулай дип торгач, ризалаштым», – ди җырчы.
Әлфинә Әзһәмова тапшыруга улы, танылган аранжировкалар остасы Ильмир Әзһәмов белән бергә барган. Чакыручы як барлык юл чыгымнарын да үзе каплый икән.
«Икебезгә дә самолетка билетлар алдылар. Аэропорттан трансфер җибәрделәр. Бик яхшы кунакханәгә урнаштырдылар, тәмле ашаттылар. Шартлар шундый уңайлы, барысы да искиткеч дәрәҗәдә оештырылган», – дип сөйли җырчы.
Фото: Әлфинә Әзһәмованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев