Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)

Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.

Дөге белән пешерелгән бөер

2 сыер бөере, 2 кишер, 1 суган, 3 аш кашыгы маргарин, ярты стакан дөге, 2 стакан су, тоз.

Чистартылган кишер һәм суганны токмач итеп турарга, дөгене юарга. Бөерләрне юып, эрерәк тамырларыннан арындырырга, юка гына итеп телемләп кискәләргә дә исен бетерү өчен тагын бер кат әйбәтләп юарга.

Кәстрүл төбенә башта кишер, аннары бөер, аның өстенә бер кат дөге һәм ваклап туралган суган салырга. Әзер әйберләр өстенә тозлы кайнар су салып болгатмыйча гына 5—6 минут кайнатырга. һәм өстен каплап 15—20 минут парландырып тотарга. Табынга биргәндә бөерләрнең өстенә маргарин мае салырга, теләгән очракта каймак яки майонез салырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев