Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Мөслимдә республикакүләм бәйге үтте (Фоторепортаж)

Мөслимдә көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә татар милли көрәш ярышы үтте. Республикакүләм бәйге 2008-2010 елгылар арасында оештырылды. Ярышка 200дән артык көрәшче килде. Фәрит Корбанов истәлегенә көрәш ярышы быел алтынчы тапкыр узды.

Өч ел рәттән ул Мөслимдә үтә, чөнки Фәрит абыйның әнисе һәм тормыш иптәше – Мөслим районыннан.
Ярышлар милли рухта – татар биюе һәм чәкчәктән авыз итеп башланды. Командаларга күчтәнәч итеп тә чәкчәкләр тапшырылды. Баланлы авылы имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт Газыймов ярышларга хәер-фатихасын бирде, “җиңүчеләргә – мактанмаска, җиңелүчеләргә хурланмаска” киңәш итте. – Без бу ярышны зур горурлык белән үткәрәбез. Көрәш – милли спорт төре, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. – Ярышлар үткәрмәсәң, бәйгеләргә йөрмәсәң, берберең белән генә көрәшеп югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Ярышларда балалар бер-берсен күрә, елый-елый булса да, көрәшеп, җиңүгә ирешә. Көрәш ярышта гына түгел, тормышта да алга куйган максатларга ирешергә өйрәтә, характер формалаштыра.
Ярышларда, традиция буларак, иң ерак районнан килгән командага истәлек бүләге тапшырылды. Быел бүләкне Башкортостанның Баймак районы алды. Баймак районы Мөслимнән 700 километр ераклыкта урнашкан. – Аллага шөкер, әтиебез истәлегенә ярышларны алтынчы тапкыр үткәрәбез, –
ди Фәрит Корбановның улы Алгиз Корбанов. – Ярышның географиясе киңәя: Кукмара, Саба, Арча районнарыннан, хәтта Башкортостаннан кадәр көрәшчеләр килә. Узган ел ярышта 180 көрәшче катнашты, быел спортчылар саны 200дән артты. Икешәр команда куючы районнар бар. – Ярыш республика бәйгесе дәрәҗәсендә оештырылган, деталенә кадәр исәпләнгән. Көрәш һәм сәнгать бәйрәме, дип әйтергә була: җырладылар да, биеделәр дә, – ди Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров. – Көрәш башланганчы балаларны күзәттем: 9-10 яшьлек үсмерләр өлкәннәр ясаган көрәш алымнарын куллана! Бу урыннарда бик матур эшләүче тренерларның хезмәтен күрсәтә, чөнки ярышка балаларны алар әзерли.
Республикакүләм статусын алган бәйгегә 13 шәһәр һәм районнан көрәшчеләр килде. Бәйге өч яшь категориясендә, 12 үлчәү авырлыгында барды. – Үзең көрәшү күпкә җиңелрәк, чөнки көрәшкәндә үзең өчен генә җавап бирәсең. Тренер исә ярышка алып килгән һәр укучысы өчен борчыла. Безнең районда 200дән артык бала көрәш белән шөгыльләнә, тугыз тренер эшли, миндә – 32 бала, – ди Әлмәт районының Кәләй мәктәбе тренеры Фәнил Минһаҗев. – Көрәштә, беренче чиратта, шушы спорт төренә өйрәтүче тренер кирәк. Икенчесе – ата-ананың баланы үз ризалыгы белән көрәшкә бирүе мөһим, өченчесе – матди-техник база, чөнки келәм булмаса, көрәшә алмыйбыз.
Район җитәкчелеге, шушы өч шартны берләштереп, мөмкинлекләр тудыра икән, көрәш үсә, – ди Минзәлә районыннан килгән тренер Рәмзил Бәдриев.
Һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләр билгеләнде.
Мөслимлеләрдән 70 килограмм үлчәү авырлыгында Данил Шакиров өченче урынны алды. Көрәшчеләргә грамоталар, медальләр, кыйммәтле пакетлар тапшырылды. Үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган егетләр арасында жирәбә рәвешендә велосипед уйнатылды.
Бүләкне Арча районыннан килгән Аяз Фәйзрахманов отты. – Көрәшкә ныклап әзерләндек. Авырлык кудым, 36 килограммнан 32гә калдым. Бер көн ашамадым, мунчада утырдым.
Көненә икешәр тапкыр тренировкалар булды, – ди Аяз Фәйзрахманов. – Быел Борбаш сабан туенда скутер уйнаттылар, аны мин оттым.
Җирәбә була дигәч, велосипед та миңа тимәсме дигән идем – эләкте бит! – Улым көрәш белән бер ел шөгыльләнә. Көрәш белән уянабыз, көрәш белән йокларга ятабыз. Көрәш турында видеоязмаларны улым белән бергә мин дә карыйм. Мөмкинлек булганда аның белән ярышларга да барам, – ди Арча көрәшчесе Самир Ахуновның әнисе. – Шундый зур ярыш оештырганнар, туганнар кебек каршы алдылар. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!
Шунысын да әйтергә кирәк, Арча районы командасы составында нибары дүрт көрәшче килде һәм егетләрнең дүртесе да беренче урынны алды.
Командалар арасында беренче урын Актаныш командасына бирелде. Әлмәт районы – икенче, Азнакай өченче урынны алды. Яр Чаллы шәһәре дүртенче урында калды.

Римма Афзалова 

Римма Афзалова  фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев