Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Мөмкинлекләрен сынадылар

“Хезмәткә һәм оборонога әзер” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы программасы Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2014нче елның 1 сентябреннән янәдән эшли башлады. Комплекс массакүләм спортны үстерүгә һәм халыкны савыктыруга юнәлтелгән, ул 10-70 яшьлекләрне һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне колачлый.

Узган атнада “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Яшьлек” спорт комплексында ГТО нормативлары тапшырды. Чараны Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов ачты. Мөслим районы буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов нормативлар тапшыруның кагыйдәләре белән таныштырды. – Бүген ГТОның алтынчы баскычында торучылар, ягъни 18-29 яшьлекләр
һәм өлкәнрәкләр нормативлар тапшыра. Җиденче баскычта – 30-39 яшьлекләр, сигезенчедә – 40-49, тугызынчы баскычта 50-59 яшьтәгеләр катнаша. Ярыш төрләренә килгәндә, 30 метрга йөгерү, идәннән этелү (отжимание), урыннан озынлыкка сикерү, бер минут эчендә идәннән күтәрелү (пресс), алга иелү, гер күтәрү, турникта күтәрелү буенча ярышлар була. Барыгызга да уңышлар!
Алтын медальләр алырга язсын, – диде ул, шаяртып. – Районда “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында бик күп чаралар оештырыла. Шуларның берсе – ГТО нормативларын тапшыру. Хезмәттәшләрем белән мин дә үз яшь категориямә туры килүче нормативларны тапшырырга булдым, – ди район Советының матбугат хезмәтендә эшләүче Айзилә Мөхәмәтҗанова. – Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Иртән гимнастика ясау, кич саф һавада йөрү спортка бер адым булып тора. Мөслимдә тимераякта, чаңгыда шуарга мөмкинлекләр тудырылган, бассейнннар, спорт заллары эшли. Теләгән һәркем
сәламәтлегенә зыян китерми торган, күңеленә якын спорт төре белән шөгыльләнә ала, – ди яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Чарада яшь үзенчәлегенә һәм күрсәткечләргә карап җиңүчеләр билгеләнде. Ир-атлар арасында 30 метрга йөгерү һәм алга иелүдә – Рөстәм Хантимеров, гер күтәрүдә – Наил Бәдретдинов, урыннан озынлыкка сикерүдә – Мансур Нәбиев, идәннән күтәрелүдә Илшат Яббаровка тиңнәр булмады. Хатын-кызлар арасында алга иелүдә – Зәнфирә Сәетгәрәева, урыннан озынлыкка сикерүдә – Айзилә Мөхәмәтҗанова, идәннән гәүдәне күтәрүдә – Гөлнара Хәйдәрова һәм Айзилә Мөхәмәтҗанова, бер минут эчендә идәннән күтәрелүдә Гүзәл Авзалова яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Аларга Мөслим районы ГТО тестлары үзәге грамоталары тапшырылды.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев