Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Быел 23 райондашыбыз спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган. Шуларның 15е җәмәгать суды каршына басты.

17 апрель көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Нургалимов эшен карады. Ул гаебен танымады.
– Мин көчле дарулар эчәм. Шуларның тәэсире бу. Гаепле түгел мин. Сез мине акларга тиеш, башка бер сүз дә әйтмим, – диде Нургалимов.
Райондашыбызның канында спиртның нормадан ике мәртәбә артык булуы ачыкланган. Гаепләнүче гаебен видеоязма карагач та танырга теләмәде. Видеоязмада Нургалимов хокук сакчыларына шушы ук “әкиятне”: дарулар эчүен, авыруы турында сөйләде. Нургалимовның хәмер куллануын аның хәрәкәтләре, аягында көчкә басып торуы да аермачык күрсәтә иде.
– Бик күпләр спирт исе килүен һәм махсус приборның алкогольнең нормадан күп булуын күрсәтүен дарулар белән бәйләргә ярата. Алкотестер ярдәмендә алкогольле эчемлекләр генә ачыклана, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Нургалимовка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев