Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Узган атнада профилактика максатыннан үткәрелгән рейд барышында спиртлы эчемлек исе аңкып торган өч шофер тоткарланган.

21 февральдә мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Гыймаев эшен карады. Мөслим егете эчүенең сәбәбен гаиләсе таркалуга бәйләде. Судта ул гаебен өлешчә таныды.

– Быел 17 шофер тоткарланды, шуларның бишесе – апрель аенда. Спиртлы эчемлекләр кулланып кына проблеманы хәл итеп булмый, ләкин хәмер кулланучылар моны аңламый. Күпчелек юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәбе “шайтан суы” куллануга бәйле, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Хөкемдар каршында Гыймаев үз гамәле өчен үкенүен белдерде.

– Әйе, мин исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырырга тиеш түгел идем. Тик янган йөрәккә кушып буламыни?! Бөтенесенә хатын-кыз гаепле! Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын! – диде гаепләнүче.

Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Язмада Гыймаевның ДАИ инспекторлары белән көчкә сөйләшүе аермачык күренә. Хәрәкәтләре һәм сөйләшүендәге агрессия ир-егетнең алкогольне шактый күп куллануына ишарәли иде. Райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан күбрәк булуын район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслаган. 

Административ җинаять кылганы өчен Гыймаевка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев