Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Кулына кабаттан машина йөртү таныклыгын алганга сөенеп, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашыбыз 24 май көнне мировой суд каршына басты.

Кылган гамәлләренә дәлил буларак күрсәтелгән видеоязманы күрсәткәч тә, Нигъмәтуллин гаебен танырга теләмәде. – Болай да ике елга якын машина руле артына утырмадым бит инде. Хәзер тагын “лишать” итәсезмени? Мөслимдә бер мин генә исерек килеш йөрмим. Мин ул көнне эчмәдем, мин эчүне бөтенләй ташладым, – диде Нигъмәтуллин.
Видеоязмадан күренгәнчә, ДАИ инспекторлары тоткарлаганда, Нигъмәтуллинның машина руле артына тормыш иптәше күчеп утыра. Тик видеокамералар ярдәмендә руль артында моңарчы кем утырганын ачыклау кыен булмый.

– Нигъмәтуллин 2021 елда да алкогольле эчемлекләр кулланып тоткарланган иде. Тик ялгышларыннан сабак алмаган. Машина руле артына эчеп утырган өчен аңа кабаттан машина йөртү таныклыгыннан баш тартырга туры киләчәк, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Нигъмәтуллинга суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев