Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Иванов эшен карады. Иванов гаебен тулысынча таныды.

– Бик озак эшсез яттым. Ике-өч урынга эшкә урнашырга тырышып карадым, тик беркая да алмыйлар, эш тәҗрибәсе кирәк. Эшләмәгәч, тәҗрибә каян булсын инде?! Өйгә кайттым да ачудан эчтем. Бераздан тагын эчемлек алырга дип, кибеткә киттем. Өйгә терәлеп үк торган кибеткә машинада бармасам да була иде. Гаебемне тулысынча таныйм, – диде Иванов.
Мировой судья Ивановның гаебен дәлилләүче видеоязма да күрсәтте. Аннан күренгәнчә, аягында көчкә басып торучы Иванов ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өрә һәм утырган урынында йоклап китә. Алкотестер Ивановның канында спирт күләменең рөхсәт ителгәннән ике мәртәбә артык булуын күрсәткән.
– Райондашыбызның спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыруы – зур җинаять. Без аны тоткарлаганда ул чактан гына кеше өстенә менмәде. Спиртлы эчемлекләр яратучылар машина йөртү турында онытсын иде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Судта Ивановның юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозганы өчен ике ай эчендә 17 тапкыр (!) административ җаваплылыкка тартылуы да мәгълүм булды. 
Җәмәгать суды алдына баскан райондашыбызга административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
 

Фото - Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев