Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Машина йөртә алмаячак

3 апрель көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Сабиров эшен карады. Сабиров гаебен танымады. Суд залында мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма тәкъдим итүгә карамастан, Сабиров руль артына алкоголь кулланган хәлдә утыруын инкарь итте.

– Минем, гомумән, эчкәнем юк, хәтта бәйрәмнәрдә дә. Чир эләкмәсен дип витаминнар кулланам. Хатыным дару үләннәре эчертә. ДАИ инспекторлары туктаткан көнне кибеттән кайта идем, – диде ул күзен дә йоммыйча.
ДАИ инспекторлары тәкъдиме белән алкотестерга өргәннән соң, Сабировның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән ике мәртәбә артык булуы ачыкланган. Судта тәкъдим ителгән видеоязмада Сабировның аякларында көчкә торуы, агрессивлыгы күзгә ташлана.
– Алкотестерга өргәннән соң да, алкоголь куллануын инкарь иткән шоферларны район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә алып барабыз. Сабиров вакытны сузу өчен, әллә нинди уйдырмалар сөйләп, хастаханәгә баруны кичектерде. Тик кан анализлары да Сабировның алкоголь куллануын раслады, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Сабиров кылган гамәленә үкенүен белдермәде. Алкотестер һәм кан анализы нәтиҗәләренә, шулай ук видеоязмада теркәлгәннәргә нигезләнеп, Сабировка административ җинаять кылганы өчен 30 мең сум штраф һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы билгеләнде.
Суд барышында Сабировның шундый ук җинаять кылганы өчен биш ел элек тә җәзага тартылганы билгеле булды. 
 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев