Сабак булсын

Исерек килеш рульгә утырган 5 райондаш тотылган

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Монасыйпов эшен карады

Фото - Татар-информ
Фото - Татар-информ

Август аенда профилактика максатыннан уздырылган рейд барышында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган 5 райондашыбыз тоткарланган.

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Монасыйпов эшен карады. Минзәлә рай-оныннан Мөслимгә кунакка килгән ир-егетне ДАИ инспекторлары сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарлаган.

– Ул көнне ДАИ инспекторлары мине җибәргән булса, эштән кумаслар иде! Хәзер менә эшсез калдым, үземне гаепле дип санамыйм. Руль артында күпләр “эчкән” килеш йөри, тик нигәдер нәкъ менә мине эләктергәннәр! – диде Монасыйпов.

Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Анда Монасыйповның аякларында көчкә басып торуы, сүзләренең аңлашылмавы ачык күренә. Монасыйповның спиртлы эчемлекләр кулланганлыгын район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә ясалган лаборатор анализлар да раслый. Алар да судта дәлил буларак китерелде.

Административ җинаять кылганы өчен Монасыйповка 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.


Нет комментариев