"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы
Бәрәңгедән төрле ризыклар әзерләргә була. Ләкин иң тәмлесе – бәрәңге тәкәсе. Аны һәркем үзенчә пешерә. Бәрәңге янына укроп, әнис кебек тәмләткечләр дә салырга була. Райондашыбыз, 86 яшьлек Флүрә Хаҗиеваның бәрәңге тәкәсе аеруча тәмле чыга.
Салат өчен: пешкән 5 йомырка, 150 грамм горбуша балыгы (тозлы, сөягеннән аерылган), майонез, яшел тәмләткечләр кирәк булачак.
Татар халкының милли ризыгы кыстыбыйны һәркем ярата. Кыстыбыйны тары ярмасы белән дә пешерүчеләр бар. Райондашыбыз Айгөл Бигимовадан кыстыбый рецепты тәкъдим итәбез.
Пиццаны балалар да, олылар да ярата. Тәмле пицца ашар өчен кафега бару мәҗбүри түгел, аны өйдә тәмлерәк итеп тә пешерергә мөмкин. Хезмәттәшебез Рәмилә Сәләмова пиццаны ике төрле камырдан әзерли.
Гөлүсә апа Гәрәева “Ходай наны” дип аталучы камыр ризыгы рецептын тәкъдим итә. Казахча ул “Алла ипие” дип тәрҗемә ителә икән.
Ит бәлешен яратмаган кеше юктыр. Бәлеш элек-электән сыйлы табыннарның түрендә торган. Зур бәйрәм, туй-мәҗлесләрне бәлештән башка күз алдына да китереп булмый. Райондашыбыз Гөлфинә Шәйгарданова бәлеш рецепты тәкъдим итә.
Мөслим гимназиясендә пешекче булып эшләүче Луиза Җиһаншинаның рецепты буенча пешерелгән коймак аеруча тәмле.
Пылауны барыбыз да пешерә белә. Ләкин бик сирәкләрнеке генә тәмле килеп чыгадыр. Моның өчен бик оста пешекче булу кирәк. Пылау өчен бөтен ингредиентлар да дөрес пропорцияләрдә алынырга тиеш. Ризыкның тәме күбесенчә дөгегә бәйле. Пылауда дөге ябышмасын өчен ярманы су тоныкланганчы юарга кирәклеген һәркем беләдер.
Составында тавык ите һәм гөмбә булган салатлар бик күп. Тәмле дә, туклыклы да. Миләүшә Солтановадан бик тәмле салат рецептын тәкъдим итәбез.
Авыл кешесенең табыныннан акмай, эремчек, сөт өсте өзелми. Сөт ризыкларыннан камыр ашлары да бик тәмле килеп чыга. Симәк авылында яшәүче Хәния Кәрамова эремчектән бик тәмле итеп печенье пешерә. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Газетабызда басылучы аш-су рецептларын Мөслимгә кайткан кунаклар да бик яратып укый һәм куллана.
Шаурма безгә көнчыгыш кухнясыннан килеп кергән. Тиз генә капкалап алырга уңайлы бу ашамлык лаваш, соус, салат һәм грильдә кыздырылган ит белән әзерләнә.
Беренче һәм икенче аш алдыннан табынга, гадәттә, салат куела. Ул туклыклы булса, икенче аш артык та була әле.
Сумса әзерләү авыр түгел. Райондашыбыз Миләүшә Филипповадан самса рецептын тәкъдим итәбез.
Коймакны һәркем яратадыр. Мич коймагы аеруча тәмле. Ләкин хәзер кемнең генә өендә мич бар икән?! Бу очракта мич коймагын духовкада пешерергә була. Райондашыбыз Зөлфия Фатыйховадан мич коймагы рецептын тәкъдим итәбез.
0