Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пицца

Пиццаны балалар да, олылар да ярата. Тәмле пицца ашар өчен кафега бару мәҗбүри түгел, аны өйдә тәмлерәк итеп тә пешерергә мөмкин. Хезмәттәшебез Рәмилә Сәләмова пиццаны ике төрле камырдан әзерли.

Чүпрәле камыр өчен кирәкле ингредиентлар: 300 миллилитр сөт, бер чәй калагы коры чүпрә, 30-40 миллилитр көнбагыш мае, бер аш калагы шикәр, бер чәй калагы тоз, бер чәй калагы Италия үләннәре тәмләткече, 500 грамм тирәсе он.
Майлы камыр өчен кирәкле ингредиентлар: 150 миллилитр су, бер аш калагы шикәр, бер чәй калагы тоз, ярты чәй калагы сода, ике аш калагы сөт өсте, 100 миллилитр көнбагыш мае, чама белән 300 грамм он.
Эчлек өчен ярымтүгәрәк формада туралган колбаса, боҗралап туралган помидор, эре угычтан чыгарылган сыр кирәк. Соус майонез белән кетчупны бергә кушып ясала.
Әзерләү тәртибе. Беренче төр камырны ясау өчен тирән савытка җылымса сөт салабыз.
Аңа чүпрә, тоз, шикәр, тәмләткечләрне кушып, яхшылап болгатабыз. Аз-азлап он өстәп, шушы савытта гына камыр басабыз. Басканда май салып эшләсәгез, камыр йомшаграк була. Камырлы савытның өстенә тастымал каплап, 1 сәгатькә җылы урынга куябыз. Камыр күтәрелгәч (әлеге ингредиентлардан ике пиццалык камыр чыга), аны юка итеп җәеп, өстенә соус ягабыз, колбаса һәм помидорларны тезәбез.
Өскә сырны тигезләп салабыз һәм 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20 минут пешерәбез.
Майлы камырны ясар өчен суга тоз, шикәр, сода, сөт өсте һәм көнбагыш маен салып болгатабыз.
Он өстәп камыр басабыз.
Камырны җәеп, өстенә соус ягабыз, эчлекне салабыз да 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 35 минут пешерәбез.
Ике төр пицца да бик тәмле була. Ял көннәрендә якыннарыгызны сыйлагыз әле!
Тәмле булсын!

Фото - Рәмилә Сәләмованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев