Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ананас салаты

Беренче һәм икенче аш алдыннан табынга, гадәттә, салат куела. Ул туклыклы булса, икен­че аш артык та була әле. Хәзер оста хуҗабикәләр салатның ниндиен генә ясамыйлар! Мөслимдә яшәүче Айсылу Нурет­диновадан ананаслы салат тәкъдим итәбез. Катлам-катлам итеп ясалучы бик тәмле са­лат ул.

Кирәкле ингреди­ентлар: 300 грамм ча­масы пешкән тавык ите, өч йомырка, кыздырыл­ган ике суган, 200 грамм әстерхан чикләвеге, бер банка консервланган ананас, бераз сыр, май­онез, чипсылар.

Әзерләү тәртибе: бе­ренче катка тавык итен шакмаклап турап сала­быз. Аның өстенә кыз­дырылган суган һәм ва­кланган чикләвекне сибәбез дә өстенә май­онез сылыйбыз. Аннан соң угычтан чыгарыл­ган йомырка салабыз һәм янә майонез сылый­быз. Ананасны вак шак­маклар итеп турап, май­онез өстенә тезеп чыга­быз. Аның өстенә кирәк кадәренчә сыр кырабыз һәм майонез сылыйбыз. Соңыннан салат өстенә чипсыларны ваклап са­лабыз.

Салатны бер сәгатьләп суыткычта то­тарга кирәк.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото  Айсылу Нурет­динованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X