Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Эремчекле печенье

Авыл кешесенең табыныннан акмай, эремчек, сөт өсте өзелми. Сөт ризыкларыннан камыр ашлары да бик тәмле килеп чыга. Симәк авылында яшәүче Хәния Кәрамова эремчектән бик тәмле итеп печенье пешерә. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: ике стакан он, ике чәй калагы көпшәкләндергеч, ярты стакан шикәр комы, 150 грамм маргарин, ике аш калагы какао, 300 грамм эремчек, ике йомырка, бер аш калагы ванилин, ике аш калагы куертылган сөт (сгу￾щенка), өч аш калагы ман￾ный ярмасы, бер стакан мандарин джемы.

Әзерләү тәртибе: онга көпшәкләндергеч, шикәр комы һәм кыргычтан чыгарылган маргарин кушабыз да чәнечке белән баскалап ваклыйбыз. Әлеге камыр валчыкларын ике өлешкә бүләбез һәм бер өлешенә какао өстибез. Эчлек ясау өчен манный ярмасы белән йомырка, ванилин, каймак, куертылган сөт, эремчекне бергә катнаштырабыз. Бер төрле масса барлыкка килергә тиеш. 

Шакмаклы формага башта какаолы камыр 

катламын салабыз, аның өстенә эремчекле эчлекне, аның өстенә джем салабыз. Ә иң өскә какаосыз камыр валчыгын сибәсе була. 

180 градускача җылытылган духовка￾да ярты сәгать пешерәбез. 

Табынга салкын килеш бирәсе.

Тәмле булсын!

Изображение от fahrwasser на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев