Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Фарш белән макароннан оялар

Фарш белән ясалган макароннан оялар матур булулары өстенә бик тәмле һәм туклыклыда! Райондашыбыз Света Хәкимова әлеге ризыкны әзерләү рецепты белән уртаклаша

Кирәкле ингредиентлар: 12 данә макарон оясы (аны һәр кибеттә сатып алырга мөмкин), 400 грамм чамасы ит фаршы, 100 грамм дөге, уртача зурлыктагы өч суган, артык зур булмаган бер кишер, ике аш калагы томат пастасы, бер чәй калагы тоз, тәменчә борыч, ике аш калагы үсемлек мае, су, петрушка

 

Әзерләү тәртибе. Тирән табада үсемлек маен җылытабыз һәм суганның бер өлешен салып, кыздырабыз. Бераздан суган өстенә уылган кишерне салабыз һәм уртача утта, алтынсу төскә кергәнче болгата-болгата кыздырабыз. Ул арада вакланган суган белән ит фаршын бергә кушабыз, фаршка тоз, кара борыч өстибез һәм фрикаделькалар ясыйбыз. Табада кызган суган белән кишергә томат пастасы, тоз һәм кара борыч өстибез. Тагын 1-2 минут болгата-болгата кыздырабыз. Аннан якынча 0,5 литр су өстәп кайнатабыз һәм яхшылап болгатабыз. Фрикаделькалы макарон ояларын шушы табага тезәбез һәм өстенә ояларны капларлык итеп су салабыз. Суның кайнап чыкканын көтәбез дә, табаны капкач белән каплыйбыз. Талгын утта оялар 30-40 минут чамасы пешә. Табынга бирер алдыннан макарон оялары өстенә ваклап туралган петрушка сибәргә онытмагыз!

Тәмле булсын!

Фото Светлана Хакимованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев