Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәрәңге тәкәсе

Бәрәңгедән төрле ризыклар әзерләргә була. Ләкин иң тәмлесе – бәрәңге тәкәсе. Аны һәркем үзенчә пешерә. Бәрәңге янына укроп, әнис кебек тәмләткечләр дә салырга була. Райондашыбыз, 86 яшьлек Флүрә Хаҗиеваның бәрәңге тәкәсе аеруча тәмле чыга.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен ярты стакан сөт һәм ярты стакан су, аз гына шикәр комы, тоз, 1 аш кашыгы майонез, аз гына каз мае, акмай һәм үсемлек мае, он.
Эчлек өчен: 1,5 килограмм бәрәңге, 3 баш суган, тәменчә тоз һәм кара борыч, әнис. 
Әзерләү тәртибе. Тирән савытка камыр өчен әзерләнгән барлык ингредиентларны салып, йомшак итеп камыр басабыз. Камырны бертигез зурлыктагы 10-15 кисәккә бүлеп, һәрберсен уклау белән түгәрәк формада җәябез. Вак итеп туралган бәрәңгене һәм суганны бергә кушып, өстенә тәмләткечләр салып, ясалган эчлекне җәймәләргә салабыз да камырны бөккән формасында бөрәбез. Тәкәләрне майланган табага салып, 200-220 градуска кадәр кызган духовкада өсте кызарганчы 30-40 минут пешерәбез. Пешкәч тә эчлеккә акмай салсаң, тәкә тагын да тәмлерәк була. Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев