Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Укучыларыбыз битараф түгел

Социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә “Район үзәгендәге җәмәгать бәдрәфен ватып, җимереп киткәннәр!” – дип хәбәр иткән идек. Укучыларыбыз бу күренешкә карата үз мөнәсәбәтләрен белдерде.

Равилә Бариева:
– Көчләрен кая куярга белмәүчеләрне урамнардагы карны көрәргә чыгарырга кирәк. Шушы тикле дә оятсыз булырга кирәк бит!
Инзилә Интернетова:
– Элек тәртип бозучыларны кулга алып, мәҗбүри эшләтәләр иде. Хәзер нишләп юк ул законнар?! Мондый вәхшилек, пычраклык, тәртипсезлек булмас иде. Закон юк. Полиция нәрсә өчен микән?!
Миләүшә Хәсәнова:
– Бу кадәр мәгънәсезлек! Әйтеп аңлата торган түгел. Әле шундыйларны әти-әниләре яклап, акны кара, дип торалар.
Илзия Латыйпова:
– Болар – чын оятсызлар, сөенеп йөрисе урында, ниләр генә кыланмыйлар.
Илшат Галиев:
– Табарга һәм җәзасын бирергә, ә тәртип бозучыларны барлык җирле пабликларда күрсәтергә кирәк. Илебез үз “геройларын” белсен. 
Азия Заһидуллина:
– Иии, юньсезләр!!!
Фанисә Җиһаншина:
– Ужааас. Яшьләр инде бу. Башында әзрәк акылы булган кеше бу эшне эшләмәс. Әле урамда туалет булганга сөенеп йөри идем. Безнең ише башка авылдан килеп йөргәннәр өчен бик рәхәт иде әле. Камера куярга кирәк күрше зданиегә. Әзрәк уйланырлар бәлки.

Рубриканы Г.Җәлилова алып бара.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X