Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Печән базары

Күпер халыкны уятты

Күпер ремонты социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә бәхәсләр, каршылыклы фикерләр уяткан темалар бик күп

Күпер ремонты, понтон күпер салыну, яр буенда машина кую урыны ясалу социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә бик күп бәхәсләр, каршылыклы фикерләр уяткан темалар булды.

– Мөслимнән Метрәй ягына чыга торган күпер ремонтланачакмы?

– Беренче пунктта шул тора.

– Ай рәхмәт төшкере!!! “Нужәли дождёмся”?

– Әле эшне башламаганнар, күперне ябарга да өлгергәннәр. Нарат Асты аша нормаль юл ясасалар, асфальт җәйсәләр ичмаса. Яз-көз халык аннан ничек йөреячәк – бөтенләй аңлашылмый.

– Әле хәзер дә юньләп йөреп булмый. Машина йөртүчеләр автомобильләрен кызгана, тәгәрмәчләргә зыян китерергә мөмкин. Эре таш чәчтеләр, хәтта таптатмадылар да. Вакташ салсалар ичмаса. Коммуналка, кредит түләр өчен безгә ничек йөрергә? Кем йөртер? Машина жәл түгелме?

– Күпер анда эш башлану сәбәпле ябылды. Әзерлек эшләре вакытында күпер ачык булды.

– Понтон күпердә йөреп карадык, бик матур.

– Искене ямап вакыт үткәргәнче, Салауз-Муханга таба яңа күпер салган булсалар, яхшырак булмас идеме икән? Монысын музей итеп, истәлеккә, жәяүлеләр өчен калдырып.

– Таксистларга эш була. Хәзер кешеләрдә ике-өч машина. Бер машинасын бер якта калдыра да, басма аша җәяү чыгып, икенче машинасына утырып китә.

– Үзең шулай итеп кара әле.

– Күпер ремонты кайчан бетәр икән? Айларга сузылырмы?

– Төрле җирдә төрле мәгълүмат. Кайдадыр 2025 елның декабренә кадәр ябылды диелгән, кайдадыр – 2026ның декабре. Дөреслек кайда?

– Район башлыгы күпер 2025 елның декабрендә ачыла, диде.

– Эшләр мондый темпта барса, агымдагы елның декабрендә төгәлләнүенә ышаныч шикле. 2-3 елга бармаса ярый инде.

– Чыннан да, күпер ябылу халыкны шок хәлендә калдырды. Мөслимгә йөрү өчен шартлар тудырылса да, бернинди уңайлыклары булмавы күңелне борчый. Понтон күпер җәяүлеләр, велосипедчылар өчен дип ясалса да, миннән үтте, иясенә җитте дип кенә төзелгән. Велосипедны баскычтан алып төшү, аны киредән этеп менү өчен, буйга ике такта каксалар, нәрсә булыр иде. Халык һәрвакыт ризасызлык белдерә диләр. Хәзерге заманда бөтен әйбер бар бит югыйсә, ясаучылары гына ярым-йорты эш башкара. Ул Нарат Асты, Мәлләтамак юлларын әйтеп тә тормыйм инде. Шоферлар бик зарланалар, дип сөйлиләр. Аннан көн саен йөргән кешегә, Аллаһ ярдәм бирсен: машинаң да калмый, бөереңдәге ташлар да калмый аннан узганда. Безнең Вәрәшбаш – Мөслим юлы сәхрә булган икән. Әле анда “юлдан юл эзләп табып була иде”. Мин юл төзүче түгел, ләкин шул таш өстенә ком салдырырга кирәклеген аңлыйм. Иренмичә укып чыккан кешеләргә рәхмәт, ләкин үз фикеремне әйтмичә дә булдыра алмыйм.

– Әйе, бик дөрес фикерләр язгансыз. Әле аның көзге яңгырлы пычрак көннәре дә булачак бит. Әйе, понтон күпернең кырында тотанагы булмавы да бик куркыныч, менгәндә-төшкәндә, басма башлары да ясалып бетмәгән бит. Көн саен велосипед, “матай”лар белән чыгып йөрүчеләр бар. Күбрәк хатын-кызлар йөри шулай эшкә.

– Понтон күпернең бер троссы инде өзелгән, күпер урыныннан 15 сантиметрлап күчкән, элеккеге кебек туп-туры түгел, агымсуга таба көянтә кебек кәкрәйгән. Аны күрүче бар микән, әллә ул агып китәргә тиешме?

– И, юк өчен кайгырасыз, бөтенесенә күнегәсез. Басмадан чыгу – үзе табигать белән аралашу бит. Кешеләр бер-берсен күрә башлый. Әле шунда яр буенда концертлар да куя башларлар, Мөслим эченнән урап килә торган автобус та жибәрерләр.

Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара.

Айсылу Мадьярова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев