Исән-сау, имин йөреп кайтыгыз!
Печән базары

Исән-сау, имин йөреп кайтыгыз!

6 ноябрь көнне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә район халкының ярдәм җибәрүе турындагы постыбызда укучыларыбыз изге теләкләрен җиткерде.

Резеда Сәлимова:
– Хәерле, имин юллар сезгә, Мөслимебезнең батыр, асыл егетләре! Исән-сау, имин йөреп кайтыгыз!
Гөлназ Гәрәева:
– Махсус хәрби операциядә катнашучы улым Илназга һәм аның белән бергә хезмәт итүче ир-егетләргә җылы кием-салым, кирәк-ярак әзерләгәннәре һәм матди ярдәм оештырганнары өчен, Яңа Карамалы авылында яшәүче барлык авылдашларыма бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Һәрвакыт бердәм булып, тыныч тормышта яшәргә язсын!
Ханә Солтанова:
– Исән-имин йөреп кайтыгыз, хәерле юллар сезгә. Сез – олы хөрмәткә лаеклы егетләр.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев