Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

«Виртуаль туризм» технологиясе буенча чаралар үткәргәннәр

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Виртуаль туризм» технологиясе буенча чаралар үткәргәннәр. Аның төп темасы «Россия – бай тарихи һәм мәдәни традицияләр булган ил» дип атала.

"Россия халыклары традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышу, милли бәйрәмнәрне бәйрәм итүнең нечкәлекләрен өйрәнү, костюмнар, музыка кораллары тарихы - болар барысы да өлкәннәр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Материалның һәркем файдалана алырлык, аңларлык һәм күңелләргә хуш килерлеген сайлау өлкән кешенең "гүзәллеккә" карата кызыксынуын яңартырга, мәдәни белем дәрәҗәсен арттырырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Шулай ук "Виртуаль экскурсияләр" интернат-йортта яшәүчеләрнең эмоциональ фонына уңай йогынты ясый", - дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан. 

Донцова Людмила Егоровна чараларда еш һәм бик теләп катнаша, "Виртуаль туризм" - өлкән яшьтәгеләр өчен депрессиядән һәм начар кәефтән иң яхшы дару, дип саный ул.

Фото - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев