Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Кичә Тойгелде авылында яшәүче Миңнеханова Румия Галим кызы 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов килделәр

Азат Әхмәтҗанов юбилярга район башлыгы Альберт Хуҗинның котлауларын җиткереп Рәхмәт хатын һәм тәмле күчтәнәчләр тапшырды, Румия апаның иңенә шәльяулык япты.

Илгиз Низамов та тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Румия Миңнеханова шулай ук Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗевның һәм авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Равил Минһаҗевның да туган көн котлауларын кабул итте.

Румия Галим кызы озак еллар авыл китапханәсе һәм клуб мөдире булып эшләгән. Тойгелде авыл җирлеге секретаре вазыйфаларын да ул ике дистә елдан артык башкарган. Лаеклы ялга чыккач та, авыл халкы белән аралашып, мәрхүм авылдашларын соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәткән. Утыз елдан артык абыстай вазыйфаларын башкара: “Бүгенге тормышымнан бик кәнагать, балаларым бик тәртипле булдылар. Авылдашларым да бик хөрмәт итте, бүген дә хәлемне белешеп торалар, аралашып яшибез”, – ди юбиляр, сөенеп.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев