Үзешчән театр коллективлары район үзәге сәхнәсендә спектакльләр куюны дәвам итә
Мөслим-информ әлеге чараларны ВКонтакте челтәреннән туры эфирдан күрсәтте
Үзешчән театр коллективлары район үзәге сәхнәсендә спектакльләр куюны дәвам итә. Узган атнада Ташлыяр үзешчәннәре Г.Мөхәммәдшинаның "Соңлаган бәхет" исемле моңсу комедиясен күрсәтте, Салауз-Мухан авылының "Нур" халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" драмасын сәхнәләштерде. Спектакльгә автор Айгөл Әхмәтгалиева үзе дә килгән иде. Ул үзешчәннәрнең уенына югары бәя бирде.
Шул көнне кич белән А.Әхмәтгалиева район үзәк китапханәсендә китап укучылар белән очрашты.
Фотолар - Ташлыяр мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев