«Татарстанның яшь виртуозлары» исемле икенче конкурс-фестиваленең гала-концерты узды
Мәдәният

«Татарстанның яшь виртуозлары» исемле икенче конкурс-фестиваленең гала-концерты узды

Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Әминә Бохарова катнашты

 

Казан шәһәрендә Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина оештырган "Татарстанның яшь виртуозлары" исемле икенче конкурс-фестиваленең гала-концерты узды.

Бәйге 2025 елның февраль-май айларында "Татарстан Республикасының иҗади музыка академиясе" исемле зур проект кысаларында оештырылды.

Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Әминә Бохарова (укытучысы - Мөршидә Әхмәтҗанова) бәйгенең 3нче дәрәҗә лауреаты булды.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев