Мөслимдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре башланып китте
Мәдәният

Мөслимдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре башланып китте

Баек авылында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова һәм Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданины Шәмсия Җиһангирова туып-үскән йортка элмә такта куелды

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, шагыйрәнең туганнары һәм дуслары, республикабызның танылган язучылары, шагыйрьләре катнашты. Район башлыгы Шәмсия ханымга туган җирен дөньяга танытуда куйган хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде, райондашларының аның белән горурлануын белдерде.

Тантаналы чарада чыгыш ясаучылар күп булды. Алар Шәмсия Җиһангировага сәламәтлек һәм иҗат уңышлары теләде.

Район мәдәният йорты методисты Ләйсән Хаҗиева Шәмсия Җиһангирова сүзләренә иҗат ителгән “Баегым” җырын башкарды.

Элмә тактаны Шәмсия Җиһангирова, аның туганы, Татарстанның атказанган юристы Дәүфит Хамадишин һәм район башлыгы Альберт Хуҗин ачтылар.

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 


Нет комментариев