Мөслим ягы – чын милли, әдәбиятлы як...
Көзнең иң матур көннәрендә Мөслим җире татарның күренекле әдипләрен – язучыларны һәм шагыйрьләрне үзенә җыя. Дистә еллар дәвамында үткәрелеп килүче, матур традициягә әверелгән әлеге чара һәрвакыт истәлекле очрашулар, шатлыклы мизгелләр бүләк итә. Мөслим җиренә аяк бас-кан каләм әһелләре үзләре дә ямьле Ык буйларыннан илһам, яңа хисләр алып китәләр.
Хуш киләсез, кунаклар!
Мөслимдә үтүче Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренә Татарстанның төрле шәһәр-районнарында яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр җыелды. Кунакларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Татар-стан Халыклары ассамблеясенең Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов, җирлегебездә яшәп иҗат итүче язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Фоат Садриев, балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Казаннан кайткан язучы-якташыбыз Ләбиб Лерон каршы алды.
Азат Әхмәтҗанов кунакларны районның бүгенге тормышы, башкарылучы эшләр белән таныштырды.
– Алдагы көннәрдә районыбызда бик әһәмиятле вакыйгалар булып узды. 14 сентябрьдә узган сайлаулардан соң барлык авыл җирлекләрендә һәм муниципаль район Советында авыл җирлекләре башлыкларын, аларның урынбасарларын, район башлыгын сайлаулар үтте. Без алдагы биш елга район башлыгы итеп янәдән Хуҗин Альберт Роберт улын сайладык. Шулай ук әле кичә генә Мөслим районының имам-мөхтәсибен сайлаулар да узды. Яңа вакытка имам-мөхтәсиб итеп моңа кадәр дә әлеге вазыйфаны башкарган Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинны сайлап куйдылар. Районны икегә бүлеп торучы, республикабыз икътисадын, сәнәгатен үстерүгә ярдәм итүче Ык елгасы аша салынган күпердә капиталь төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Район үзәк хастаханәсе дә бик матур гына эшләвен дәвам итә. Узган ел хастаханәгә компьютер томографиясе аппаратын алган булсалар, агымдагы елда стационар маммография аппараты кайтарылды. Бүгенге көндә әлеге җиһазны кую өчен бүлмә ясала. Төзекләндерү эшләрен башкарырга игелекле райондашыбыз, “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов ярдәм күрсәтте. Бүгенге көндә урып-җыю эшләре дә, төзелеш һәм юллар төзекләндерү буенча да эшләр нәтиҗәле алып барыла, – диде ул.
Танышу-әңгәмә төгәлләнгәч, кунаклар алдан ук төзелгән юнәлешләр буенча Мөслим буйлап сәяхәткә кузгалдылар.
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев