Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Моңнар кайтсын авылларга! Җыр яшәсен авылларда!

Иске Әлмәт авылында “Моңнар кайтсын авылга” фестивале узды.

ТР Мәдәният министрлыгы гранты хисабына оештырылган чара зур масштабта үтте. Анда 32 коллектив, барлыгы 129 кеше катнашырга теләк белдергән.

Кунакларга бай бәйрәм

Фестивальдә катнашучыларның географиясе киң иде. Казан, Мәскәү шәһәрләреннән, Башкортостанның Бакалы районыннан, Актаныш, Сарман, Минзәлә, Яшел Үзән районнарыннан үзешчәннәр, районыбызның фольклор коллективлары, милли уен коралларында уйнаучылар, сәнгать сөюче династияләр Иске Әлмәт авылын гармун моңына күмде.

– “Моңнар кайтсын авылга” фестивале – татар милли мәдәниятен чын күңелдән яратучылар өчен оештырылган бәйрәм. Фестивальнең төп символы да гармун бит! Татарларда бер генә вакыйга да: календарьдагы датамы ул, гаилә бәйрәме яки иҗтимагый чарамы – берсе дә гармунсыз үтми. Гармун  көйләре йөрәкләрдә яши, халыкның дөньяга карашын билгели. Нәкъ менә гармун буыннарны, мәнфәгатьләрне, халыкларны берләштерүче булып хезмәт итә. Авылларда гармун моңнары тынмасын, шундый чаралар киләчәктә дә халкыбызны бер йодрыкка туплап торсын иде. Һәркем үз милләтенең гореф-гадәтләрен белергә, хөрмәт итәргә, мәдәниятен сакларга тиеш. Аның тарих кына түгел, ә көндәлек тормышыбызның бер өлеше булуы мөһим, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, фестивальдә катнашучыларны сәламләп.

“Моңнар кайтсын авылга” фестивалендә күрше-тирә районнарда яшәүче гармунчыларның катнашуы проектның мөһим элементы булып тора, чөнки Иске Әлмәт авылы татарлар, руслар, керәшеннәр һәм мордвалар яшәүче дүрт район һәм ике республика белән чиктәш. Бәйрәмнең төп максаты – халык традицияләрен саклау һәм ныгыту, талантлы музыкантларны ачыклау. Чарада төрле милләт вәкилләре катнашты.

– 35 кешелек авылда шундый зур фестиваль оештыру – үзе бер могҗиза! Катнашучыларның күплегенә, көчле аппаратура булуына сокландык. Мөслим белән Актаныш чигендә урнашкан авылда узган бәйрәм милли моңнары белән күңелгә якын булды. Районкүләм чараларда да бу кадәр гармунчы булмый! Борынгы татар көйләре генә түгел, коллективларның тырышлыгы белән туган яңа җырлар да яңгырады. Мондый бәйрәмнәр авылның дәрәҗәсен күтәрә. Мәйданга чыгып биюче ир-атлар, хатын-кызлар да күп иде. Бик күп дусларны очраттык. Безнең өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы булды бу чара. Һәр капка төбендә кешеләр булуына да игътибар иттек: олысы-кечесе сәламли, кул чаба. Мәртәбәле кунакларны каршы алган төсле кабул иттеләр безне, – диде Сарман районының Зур Нөркәй авылыннан килгән “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле кызлары.

Фидания Шәймарданованың шәхси архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 22 август санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев