Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Мәдәният йортында «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубының «Эх, яшь чаклар бар иде!» исеме астында сәнгать кичәсе узды

Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде

З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының "Эх, яшь чаклар бар иде!" исеме астында сәнгать кичәсе узды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Кичә кызлар һәм егетләр ансамбльләре башкаруындагы моңлы җырларга, дәртле биюләргә бай булды. Ялгыз номерлар һәм юмористик чыгышлар да тамашачылар күңеленә хуш килде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ветераннар клубына район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, коллективка алга таба да иҗади уңышлар теләде. Күркәм юбилее уңаеннан Лилия Усманова "ТР Ветераннары берлеге" республика иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы һәм Мөслим муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәмилә Сәләмова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев