Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

“Бикафест” йолдызлар кабыза

21-22 ноябрь көннәрендә Лаеш районының “Йолдызлы” ял базасында чын мәгънәсендә иҗади бәйрәм мохите гөрләде. Биредә Рөстәм Бикмуллин исемендәге “Бикафест” XXIV республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивале узды

Чарада Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең “МИрас” вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчеләре – Гөлназ Йосыпова) катнашты.

Җыр-моң һәм нәфис сүз сәнгате белән янып йөрүче яшьләр жюри алдында чыгыш ясады, язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар катнашучылар өчен остаханәләр уздырды. Фестивальның гала-концерты исә һәр тамашачыны иҗат дулкынында тибрәтте.

– “БикаФест” сәхнәсендә мираслылар, якташыбыз Рүзәл Минһаҗев сүзләренә Марат Галимов язган “Егет без!” җырын башкарып, тамашачыларның һәм жюриның күңелен яулады һәм өченче урын алды. Егет-кызлар үзләре иҗат иткән җырларын гитара белән башкарып, “Автор-башкаручы” номинациясендә чыгыш ясадылар. “Мөслимем – гүзәл ягым” уникаль композициясе автор-башкаручысы Айсылу Гәрәева һәм “Мәхәббәт” җырын башкарган Ринат Максутов өченче урынга лаек булдылар. “Туган як” җырын иҗат иткән автор-башкаручы Самир Кадыйров икенче урынны яулады, – ди Гөлназ Йосыпова.

“МИрас” төркеменә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән “ИкФолк” фестивале буенча фикер алышуларын әйтеп, район җитәкчелегенә хөрмәтен белдерде, киләчәктә дә “Сәләт” проектларында мөслимлеләрне көтеп калуларын әйтте.

Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев