Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучыга

Хокук сагында

Тугыз ай эчендә кулланучыларга 620 мең сум акча кайтаруда ярдәм күрсәтелде.

Тугыз ай эчендә Түбән Кама территориаль органы белгече Алена Виноградова кулланучылардан 170тән артык мөрәҗәгать кабул итте.

Кулланучыларның барлык мөрәҗәгатьләре каралды һәм гомуми суммасы 620 мең сум булган мөлкәт хокукларын судтан тыш тәртиптә торгызырга мөмкин булды.

Кибеттә кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиешле товарны кабул итүдән, кире кайтарудан яки алыштырудан баш тартсалар; сыйфатсыз хезмәт күрсәтелсә, гражданнар, товарлар һәм хезмәтләр кулланучылар буларак, белгечләргә мөрәҗәгать итә ала.

Кулланучылар хокукларын яклауда консультация яки башка ярдәм күрсәтү өчен 8-(85556) 2-35-05 аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 10 ноябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев