Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Зәлия – автоледи!

Машина белән идарә итү осталык һәм игътибар сорый.

“Автоледи” бәйгесе ел да июль аенда үткәрелә. Гүзәл затларның машина йөртү осталыгын сынаучы чара Мөслимдә быел 14нче мәртәбә оештырылды.

– Район конкурсын ел саен “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге, районның ДОСААФ оешмасы белән берлектә үткәрәбез. Машинада йөрүче хатын-кызлар күп булса да, бәйгедә үзләрен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел азая. Гүзәл затларның имтихан тапшырганда үз ялгышларын танырга куркуыннандыр бу. Юлдагы һәлакәтләрдә күбрәк хатынкызлар гаепле була. Машина белән артка чигенгәндә, кызларга игътибар җитеп бетми, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Беренче этапта конкурсантлар компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен тикшерделәр. Икенче этапта автодромда машинаны фигуралы йөртү, автомобиль белән идарә итү осталыгын күрсәттеләр. Чикләнгән киңлектә борылу, параллель парковкага чигенеп керү һәм гаражга керү кебек биремнәрне оста машина йөртүчеләр бик яхшы итеп үти алдылар.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев