Татулыкның сере
Мөслимдә “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесенең финалы узды
2016 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесе быел сигезенче тапкыр үткәрелде. Ул мәктәпләр арасында елдан-ел популярлык казана. Бәйге “Яшьләр һәм балалар” яңа милли проектының максат-бурычларына туры килә. Ул мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары белән берлектә эшләүдә иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнү, аны популярлаштыру, башкаларга күрсәтү максатында тормышка ашырыла.
Конкурс гади түгел. Ул, уку елы башында ук игълан ителеп, мәктәп, муниципаль, зона, ярымфинал һәм финал этапларында уза. Быел зона этаплары Әлмәт, Апас, Балтач, Яшел Үзән, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Чистай, Ютазы районнарында һәм Казан шәһәрендә үтте. Бәйгенең ярымфиналын Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре кабул итте.
Конкурста республика мәктәпләреннән 3720 ата-аналар комитеты катнашты. Узган елгы абсолют җиңүчене әзерләгән район буларак, мөслимлеләр быелгы финалистларны үзендә кабул итте: З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында 700гә якын катнашучы тату сыйныф серләре белән бүлеште.
Татарстанның ерак районнары өчен Мөслим якын булмаса да, бу чара тагын бер кат җирлегебезнең яшәү өчен генә түгел, төрле чаралар үткәрү өчен дә барлык шартлар тудырылган төбәк булуын күрсәтте. Кунаклар Мөслимнең матурлыгына, чисталыгына бәя биреп, аны кечкенә шәһәргә тиңләде.
Финал ярышларына республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан 17 команда килде. Аларны “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле каршы алды.
Чараны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачты һәм, кунакчыллык билгесе итеп, һәр коллективка Мөслим чәкчәген тапшырды, бәйгедә уңышлар теләде. Бәйге финалына узган елларның җиңүчеләре – Мөслим гимназиясе һәм Мөслим лицееның ата-аналар комитетлары укучылар белән берлектә старт бирде.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.
Фото – Гөлназ Җәлилова, Илфат Ибраһимов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев