Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы үтте

Елдагыча Мөслим мәдәният йортында ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафы оештырган “Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе үтте.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында бүген ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән “Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Конкурсының район этабында Мөслим районының төрле авылларында гомер итүче 3 гаилә катнашты. Әмәкәй авылыннан Резеда һәм Илгизәр Шамслар, Баланлыдан  Илүсә  һәм Илфат  Исламовлар, Тугаш авылыннан Дилярә һәм Илнур Шиһаповлар гаиләләре. 

Әлеге гаиләләр конкурс нигезләмәсе буенча күргәзмә оештырып милли ризыклар, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләр, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә һәр гаилә үзенең визит карточкасы белән чыгыш ясады, җыр, бию, уен коралларында уйнап күрсәттеләр, гаилә традицияләрен барладылар.

Казаннан килгән мәртәбәле жюри әгъзалары чыгышларны түбәндәгечә бәяләде.

3 урынга Тугаш авылыннан Шиһаповлар гаиләсе лаек булды һәм утыз меңлек сертификат белән бүләкләнде. Икенче урында Баланлыдан Исламовлар гаиләсе һәм аларга кырык меңлек сертификат  тапшырылды. Җиңүче дип Әмәкәй авылыннан Шамслар гаиләсен аталды һәм 50 меңлек сертификатка ия булдылар.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев