Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Сезнең фикер безнең өчен мөһим

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетаның эчтәлеген һәм дизайнын (бизәлешен) яхшыртырга, әбунәчеләребезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә телибез.

Хөрмәтле укучыларыбыз!
Газетаның эчтәлеген һәм дизайнын (бизәлешен) яхшыртырга, әбунәчеләребезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә телибез. Безгә газетаның халык өчен файдалы, кызыклы, әһәмиятле булуын белү мөһим. Газетабызда һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүмат таба алсын өчен анда басылган материаллар турында сезнең фикерегезне белергә телибез.

Безнең максат – сезнең белән хезмәттәшлеккә таянып, газетаны тагын да яратып укырлык, үзенә тартып торырлык һәм кызыклырак итү. Шуңа анкета сорауларына җавапларыгызны көтәбез. Сезнең җаваплар һәм теләкләр газетаны кызыклырак һәм укучыларга якынрак итәргә булышыр. 

Анкета сораулары

Исем-фамилиягезне, яшәү урыныгызны күрсәтү мәҗбүри түгел, әмма күрсәтсәгез, рәхмәтле булырбыз.
Тутырылган анкетаны яки киңәйтелгән җавапларны “анкета” тамгасы белән Мөслим авылы, Пушкин урамы, 43 йорт адресы буенча редакциягә җибәрүегезне сорыйбыз.
Анкетаны китереп бирергә яки электрон почта аша (muslimau@rambler. ru) юлларга да мөмкин.
Һәм тагын. Анкетада катнашучылар арасында бүләкләр уйнатылачак.
Тулы һәм кызыклы җаваплар юллаган биш әбунәчене бүләкләр көтә.
Редакциянең телефоннары: 8-(8-5556) 2-55-00, 2-45-57.
Хезмәттәшлек өчен алдан ук рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ихтирам белән “Авыл утлары” газетасы редакциясе.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев