Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

Мөслим авыл җирлеге 20 млн сумлык грант отты

Бөтенроссия «Иң яхшы муниципаль практика» бәйгесенең быелгы җиңүчеләре билгеле булды

 

Әлеге бүләкләрне Татарстанның өч авылы һәм бер бистәсе алачак. Аларга үсеш өчен Россия хөкүмәте тарафыннан барысы 68 млн сум күләмендә акча бирелә.

* Апас районының Апас бистәсе — 40 млн сум;
* Мөслим районының Мөслим авыл җирлеге — 20 млн сум;
* Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә авыл җирлеге — 5 млн сум;
* Апас районының Табар-Черки авылы җирлеге — 3 млн сум.

Бөтенроссия конкурсының быелгы этабында 29 төбәктән барлыгы 48 муниципаль берәмлек җиңүче дип табылды. Алар арасында 11 шәһәр округы, 7 муниципаль округ, 6 шәһәр һәм 24 авыл җирлеге бар. Һәр җиңүче акчалата бәйге генә түгел, Россия хөкүмәтенең дипломын да алачак. Барлык җиңүчеләргә 1 млрд сум бүлеп биреләчәк.

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев