Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

ЮИД командалары ярышты

Мөслим гимназиясендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган район агитбригадалары конкурсы узды

Башлангыч мәктәп укучыларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, юлда куркынычсыз тәртипне пропагандалау, балалар юл - транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәтендә дисциплиналы, законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләүдә белем бирү оешмаларының ролен арттыру максатыннан  Мөслим гимназиясе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында "Кызыл, сары, яшел" дип аталган яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган район агитбригадалары конкурсы узды. Быел конкурс "Юл билгеләре - ышанычлы дуслар" исеме астында узды. Әлеге чарада район мәктәпләреннән 12 команда чыгыш ясады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге командалар җиңү яулады:
1 урын - Мөслим лицее командасы, җитәкчесе Әлфия Каржавкина,
2 урын - Кубәк урта мәктәбе командасы, җитәкчеләре  Гөлнара Вәлиева, Ландыш Йосыпова,
3 урын - Мөслим гимназиясе командасы,җитәкчесе Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
 Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев