Фәнни-гамәли конференциядән  - диплом белән
Бәйгеләр

Фәнни-гамәли конференциядән - диплом белән

Мөслим урта мәктәбе укучылары I дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

- ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан шәһәрендәге 121 лицеенда Чыңгыз Айтматов исемендәге IX Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференция эшчәнлегендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары Айсылу Гәрәева  (укытучысы Гөлнира Фаткаева) һәм Камилла Алмаева (укытучысы Роза Ногманова) "Рус телендә шигырь уку" секциясендә уңышлы чыгыш ясап I дәрәҗә дипломга лаек булдылар, - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фото - Мөслим урта мәктәбеннән


Нет комментариев