Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Аулак өйгә» кил әйдә (+фоторепортаж)

“Мизгел” яшьләр үзәгендә Республикакүләм төбәкара “Аулак өй- көрәш” чарасы уздырылды.

 Проект ТРның мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырылган.

- Проектның максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау, - ди проектының авторы, ТР журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

Чарада Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Тукай оныклары” һәм лицейның “Асылташ” командалары чыгыш ясады. Икенче яшь төркемендә мәдәният бүлегендә хезмәт куючы егет-кызларның “Яшьлек” һәм ветераннарның “Остазлар” командасы көч сынашты. Көрәшне районның аппарат Советы җитәкчесе  Ринат Гарипов  ачып әби-бабаларыбыздан ядъкәр булып калган милли мирасыбызны киләчәк буынга тапшырырга, сакларга өндәде.

Чыгышлар команданың исемен, девизын атаудан башланды.  “Йола күрсәтү”, ”Кемнең миллионер буласы килә?”, “Йөзек салыш” уеннарында катнашучылар белемнәрен, сәнгать өлкәсендәге талантларын күрсәттеләр. Укучылар арасында Мөслим урта мәктәбенең “Тукай оныклары”,  өлкәннәрдән исә “Остазлар” командасы җиңү яулады.Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм Бөтендөнья татар конгерссы Башкарма комитетының дипломнары тапшырылды.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев