Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Вандаллык кылуда гаепләнә

Район прокуратурасы 50 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплап чыкты.


Әлеге ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 214 маддәсенең 1 бүлегендә һәм 139 маддәнең 1 бүлегендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепләнә. Бу матдәләрдә вандаллык, ягъни җәмәгать урыннарындагы милекне сафтан чыгару һәм торакта яшәүченең теләгенә каршы торакның кагылгысызлыгын бозу турында сүз бара. – 2021нче елның 26 сентябрендә 23 сәгать 59 минутлар тирәсендә 50 яшьлек ир-ат Мөслим авылы, Гагарин урамы адресы буенча урнашкан мәктәптән тыш эшләр үзәге территориясендә йөри.
Ул исерек хәлдә була.
Ир-ат яктырткычларга берничә тапкыр тибә һәм аларны вата. Җинаять гамәлләр аркасында 6400 сумлык зыян ясала.
Моннан тыш 2023нче елның 3 гыйнварында 21 сәгать 30 минут тирәсендә гаепләнүче Мөслим авылы Урожайная урамындагы
күпфатирлы йортның бер фатирына рөхсәтсез үтеп керә.
Ул бу гамәлен алкоголь исереклеге хәлендә кыла, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәлләренә тәүбә итте.
Хәзерге вакытта җинаять эше мировой судта тикшерелә.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев