Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Туганына кул күтәргән

Яшь ир-егетне кеше үтергән һәм урлашкан өчен хөкем иттеләр.

Район прокуратурасы 35 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе 1 бүлеге һәм 158 маддәнең 3 бүлеге “а” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Ягъни ул кеше үтергән һәм чит кеше милкен урлаган.
– Суд утырышы барышында ачыкланганча, 2022нче елның 8 мартыннан 31 мартына кадәрге арада 16.00 сәгать тирәсендә әлеге ир-егет Урожайная урамындагы 70 йортның йозагын вата һәм, йортка кереп, газ котелын һәм ике җылыту радиаторын урлый. Зыян 31570 сум тәшкил итә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Моннан тыш 2022нче елның 18-19 июлендә әлеге зат исерек хәлдә Мөслим авылының Таулык урамында бер гаражда була. Ул абыйсы белән талаша. Ызгыш вакытында абыйсының башына ике тапкыр балта белән суга. Абыйсы шунда ук үлә.
– Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды. Суд аны 8 ел да 6 айга иректән мәхрүм итте. Җәзаны ул каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскәров.
Карар үз көченә кермәде.
 

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев