Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Танышын рәнҗеткән өчен

 Мөслим районында 22 яшьлек ир-егеткә карата суд булды.

Район прокуратурасы 22 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Ягъни ул кеше сәламәтлегенә явыз ният белән уртача авырлыктагы, куркыныч булмаган һәм РФ ҖКның 111 маддәсендә каралган нәтиҗәләргә китермәгән, әмма сәламәтлекнең озакка какшавына сәбәп булган зыян салган.

– Суд утырышында билгеләнгәнчә, 2021нче елның 3 июнендә 00 сәгать 30 минут тирәсендә әлеге ир-егет Мөслим авылындагы Лесная урамының 10 йорты янында була. Исерек хәлдә гаепләнүче ызгыш вакытында терсәге белән танышының йөзенә суга. Аннан соң тезе белән зыян күрүченең аскы теш казнасына китереп бәрә. Нәтиҗәдә зыян күрүченең теш казнасы, тел астындагы сөяге сынып, сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян килә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны бер елга ирегеннән чикләүгә хөкем итте. Карар үз көченә кермәде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев