Кыек эш
Кеше һәм закон

Кыек эш

Акча урлауда гаепләнүче суд каршына басачак.

Район прокуратурасы 37 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 158 маддә 2 бүлек “в” пунктында каралган җинаятьне кылуда гаепләнә (чит кеше милкен, шактый күләмдә зыян салып, урлау). 
Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 26 июнендә 21 сәгать 40 минут тирәсендә танышының ВАЗ-2113 маркалы автомобилендә булган вакытта ул сумкадагы кошелектан 12 мең сум акча урлый. Машина Мөслим авылында Урожайная урамындагы йорт янында торган була. Акчаны урлагач, гаепләнүче җинаять урыныннан кача. 
– Тикшерү барышында әлеге зат үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте, шулай ук зыян күрүчегә зыянны тулысынча кайтарды, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 
Хәзерге вакытта җинаять эшен район суды тикшерә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.   
Фото  -  ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев