Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кулыңны тыймасаң...

23 яшьлек егет кыйнауда гаепләнә.

Район прокуратурасы 23 яшьлек ир- егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплап чыкты. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 116.1 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (шун- дый ук гамәлләр өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан физик авырту китергән, әмма РФ Җинаятьләр кодексының 115 маддәсендә күрсәтелгән нәтиҗәләргә китермәгән һәм РФ Җинаятьләр кодексының 116 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре булмаган кыйнау). – Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 13 ноябрендә 01 сәгать 30 минут тирәләрендә әлеге зат Мөслимдә була. Бу ва- кытта ул күпфатирлы йорт подъезды янында
бер ир-ат белән талаша. Ызгыш вакытында яшь егет ир-атның йөзенә ике тапкыр суга.
Экспертлар билгеләгәнчә, зыян күрүченең күзе күгәреп чыга, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында гаепләнүче үз га- ебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. “Җинаять эше район судында тикшерү стадиясендә”, – дип хәбәр итәләр район про- куратурасыннан.

Мөнирә Арсланова

Фото – “Татар–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев