Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Карак кызлар

Район прокуратурасы Мөслим авылында яшәүче ике хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады.

Әлеге ике хатын-кыз РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәнең 2 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә, ягъни мошенниклыкта: алар алдан сөйләшеп төркем белән, алдашып, чит зат милкен урлыйлар. – Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 1 маеннан 12 маена кадәр бу ике хатын-кыз “Русинтерфинанс” микрокредит компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең акчасын урларга уйлый. Шул максаттан чыгып, әлеге затлар 12 май көнне ”Русинтерфинанс”та гомуми суммасы 10 мең сум булган займ рәсмиләштерә.

Моның өчен алар танышларының паспорт мәгълүматларыннан файдалана. Бу акчаны ханымнар үз кирәкләренә тота, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Тикшерү барышында эш фигурантлары үз гаепләрен тулысынча таныды һәм зыянны тулы күләмендә каплады. Хәзерге вакытта – җинаять эше карау стадиясендә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Изображение от ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев