Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эшләмәүче әти-әниләргә

– Эшләмим, өйдә баламны тәрбиялим. 2023 елда нинди пособиеләр алу мөмкинлеге бар? Әлеге сорауга район прокуроры урынбасары Линар Әскаров җавап бирә.

– Эшләмим, өйдә баламны тәрбиялим. 2023 елда нинди пособиеләр алу мөмкинлеге бар?
Әлеге сорауга район прокуроры урынбасары Линар Әскаров җавап бирә:
– Гамәлдәге законнар нигезендә эшләмәүче ата-аналар өчен берничә төрле пособие каралган. Шуларның берсе – йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан очракта билгеләнүче, йөкле хатын-кызга ай саен түләнүче пособие. Аның күләме, мохтаҗлыкның комплекслы бәясен исәпкә алып, регионда хезмәткә яраклы халык өчен булган яшәү минимумының 50-100 процентка кадәр билгеләнә.
2023нче елның 1 февраленнән хәрби хезмәткә чакырылучының йөкле хатынына бер тапкыр 36278 сум күләмендә пособие түләнә. Моның өчен рәсми теркәлгән булу кирәк һәм йөклелек 180 көннән зуррак булырга тиеш.
Әти-әнинең берсенә, шул исәптән эшкә урнашмаган очракта да, бала туган очракта бер тапкыр түләү билгеләнә. Әти-әнинең берсе эшләсә, пособие аңа билгеләнә, икесе дә эшләмәсә, әни кеше пособие ала.
Бала 1 февральгә кадәр туган булса, пособие күләме 20472 сум тәшкил итә, 1 февральдән соң аның күләме – 22909 сум.
1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләгән өчен ай саен түләнүче пособие 2022нче елның 31 декабренә кадәр туган балалар өчен мохтаҗлыкны комплекслы бәяләмичә билгеләнә ала. 2023 елда туган балаларга әлеге пособие билгеләнми, аның урынына гаилә керемен исәпкә алып бердәм пособие алырга мөмкин.
2023 елдан 3 яшькә кадәр булган балага ана капиталыннан ай саен түләү алырга була. Тик гаиләнең һәр әгъзасына уртача кереме бер кешегә булган яшәү минимумыннан икеләтә артмавы шарт. Балаларга мондый түләүнең күләме яшәү минимумы күләменә тигез.
17 яшькә кадәр балалар өчен бердәм пособие регионда балалар өчен яшәү минимумының 50,75 яисә 100 процентын тәшкил итә һәм мохтаҗлыкның комплекслы бәяләвен исәпкә алып билгеләнә.
 

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев