Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белә торып эшләгән

Тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнүче 22 яшьлек ир- ат суд каршында җавап тотачак.

Мөслим районы прокуратурасы 22 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (белә торып башка кеше сәламәтлегенә зыян салу).
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2023нче елның 21 гыйнварында 23 сәгать 50 минутлар тирәсендә, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә, “Хәмәдишин” крестьян-фермер хуҗалыгының Мөслим авылындагы тулай торагында зыян күрүченең йөзенә һәм башына берничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә зыян күрүче идәнгә егыла.

– Гаепләнүче зыян күрүченең күкрәгенә дә кимендә өч тапкыр суга. Нәтиҗәдә зыян күрүченең берничә сул кабыргасы сына, күкрәк тирәсендә эмфизема барлыкка килә. Гаепләнүче кеше гомеренә куркыныч янаучы авыр тән җәрәхәтләре ясый, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенүен белдерде.
Җинаять эше Мөслим районы судында карала, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Татар-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев