Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җаваплылыкка тартылдылар

Республика прокуратурасы йөкләмәсе нигезендә район прокуратурасы мәшгульлек үзәгендә хезмәт законнарын саклауны тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, учреждениедә эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булу турында ай саен мәгълүмат тапшырмаган оешмаларны административ җаваплылыкка тарту буенча эш оештырылмаган, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. Республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән 2022 елда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча план үтәлми.

– Моннан тыш хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен бюджетка бүленгән субсидияләрне максатчан файдаланмау фактлары турында мәгълүмат тапшыру өчен хокук саклау органнары белән элемтә булдырылмаган, – ди район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында гариза кертелде.

Каршы җавап бирү актын тикшерү нәтиҗәләре буенча вазыйфадагы ике зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев